'$cleft' AND cleft<'$cright'"; $result = mysql_query($query); $row = mysql_fetch_array($result); $cleft = $row["cleft"]; echo $name; } function encode($in_str, $charset) { $out_str = $in_str; if ($out_str && $charset) { // define start delimimter, end delimiter and spacer $end = "?="; $start = "=?" . $charset . "?B?"; $spacer = $end . "\r\n " . $start; // determine length of encoded text within chunks // and ensure length is even $length = 90- strlen($start) - strlen($end); $length = floor($length/2) * 2; // encode the string and split it into chunks // with spacers after each chunk $out_str = base64_encode($out_str); $out_str = chunk_split($out_str, $length, $spacer); // remove trailing spacer and // add start and end delimiters $spacer = preg_quote($spacer); $out_str = preg_replace("/" . $spacer . "$/", "", $out_str); $out_str = $start . $out_str . $end; } return $out_str; } function strings_isemail($string) { return preg_match('%[-\\.\\w]+@[-\\w]+(?:\\.[-\\w]+)+%', $string); } function strings_clear($string) { $string = trim($string); $string = stripslashes($string); return htmlspecialchars($string, ENT_QUOTES); } function strings_stripstring($text, $wrap, $length) { $text = preg_replace('%(\\S{'.$wrap.'})%', '\\\\1 ', $text); return substr($text, 0, $length); } function sovp($num) { switch($num%10) { case "1": echo""; break; case "2": echo""; break; case "3": echo""; break; case "4": echo""; break; default: echo""; break; } } ?> Урок "Музей Салиха Сайдашева" ::
     
():  
:  
-
: , 25 2024
" . "

Урок "Музей Салиха Сайдашева"

Максат:

  • Салих Сәйдәшев музее белән таныштыру, композитор турында өстәмә мәгълүмат бирү.
  • Укучыларның күзаллавын, сүзлек байлыгын үстерү.
  • Сәнгать дөньясына кызыксыну уяту, хөрмәт хисе тәрбияләү.
  • Җиһазлау: портрет, диск, презентация, китаплар, Интернет( Салих Сәйдәшев сайты)

    Дәрес барышы.

    I. Оештыру моменты

    • Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!
    • Бу дәресебездә сезне күрүемә шатмын
    II. Актуальләштерү.

    Музыка тыңлау (Интернеттан Совет Армиясе маршы яңгырый)

    • Бу нинди көй дип уйлыйсыз?
    • Әйе, дөрес марш. Әлеге маршны Салих Сәйдәшев язган.
    • Димәк, С.Сәйдәшев кем инде ул? (портрет)
    • Ә дәресебезнең темасы ничек булыр инде?
    • Дәресебезнең максатыбыз булып С. Сәйдәшебезнең музее белән танышу тора.


    Укытучы шигырь укый:

    Бу Шопен да, Бетховен да түгел.
    Шулар заты, шулар кардәше
    Бу- татарның җир-табигать биргән
    Кабатланмас мәшһүр Сәйдәше.
    Бу көйләрдә Көнбатыш та Көнчыгыш та түгел,
    Үз аһәңе шушы якларның
    Бу көйләрдә мин тарихын укыйм,
    Кан тибешен тоям татарның
    Туган якның табигатен таныйм
    Бу көйләрдән, Сәйдәш моңыннан
    Кыйгачлатып әнә киек кошлар
    Күтәрелә Кандыр буеннан
    Туган якның болыннарын күрәм,
    Шул көйләргә җайга тирбәлеп.
    Яшь егетләр әнә печән чаба
    Изүләрен чишеп җибәреп.
    Бу көйләрдә бөтен тулылыгы,
    Матурлыгы туган якларның...
    Бу Шопен да Бетховен да түгел,
    Бу- Сәйдәше безнең татарның.

    III. Яңа тема аңлату.

    а) фонетик зарядка

    б)Сүзлек өстендә эш (слайдлар ачылып бара): җыйнак- аккуратный, серле- таинственный,дивар- стена,бәгырь- сердце, күңел- душа, моңлы- мелодичный, үлемсез- бессмертный

    в)аудирование

    г)сүзләр белән сүзтезмәләр төзү

    үлемсез                  тургае
    җыйнак                 моң
    моңлы                   бүлмә
    серле                     җан
    күңел                     тәрәзәләр

    д)сүзтезмәләрне тәрҗемә итү

    - Дәресебезнең эпиграфы итеп түбәндәге сүзләрне алдым. (компьютер өчен презентация)

    1 нче слайд.

    “Сәйдәшев- ул күңел тургае, татар моңнарының Тукае” Мәхмүт Хөсәен.

    - Ә хәзер, әйдәгез ,Салих Сәйдәшевнең музеена рәхим итегез! Читтән торып Казан шәһәрендә урнашкан С. Сәйдәшев музеенда булыйк. Монда безгә дәреслекнең 127-биттәге тексты ярдәмгә килер. 1 нче абзацны укып чыгыйк. Аннан без карап киткән сүзләрне табыйк.

    1 нче җөмләне укыйбыз һәм экранга карыйбыз.

    - Бу С. Сәйдәшев музее бинасы (2 катлы, ХХ гасыр башы бинасы, ул монда башка сәнгать вәкилләре белән яшәгән)

    -Аның адресы, димәк, ничек?
    2 нче слайдта С.Сәйдәшевнең балачагы экспонатлары күрсәтелә( вертуаль күргәзмәдән)

    3 нче слайдта ( вертуаль күргәзмәдән)- “Ак бүлмә”. С.Сәйдәшев күп вакытын монда үткәргән. Өстәл, музыкаль инструментлар, портреты, ноталарны күрәбез.

    4нче слайдта( вертуаль күргәзмәдән) - Музыкаль салон. Монда аның әсәрләре җыелган.

    5 нче слайдта( вертуаль күргәзмәдән) - Композиторлар союзы вәкилләрен күрә алабыз, алар арасында С.Сәйдәшев тә бар.

    С.Сәйдәшев 60 тан артык спектакльгә көй язган (бу К.Тинчурин, Ф.Бурнаш, Т.Гыйззәт әсәрләренә)

    “Зәңгәр шәл”, “Наемщик”, “Кандыр буе” һ.б. әсәрләргә көй язган.

    Соңгы 2 экспозиция аның әсәрләре буенча төзелгән:

    1) “Совет Армиясе маршы” әсәренә багышланган;

    2) “Зәңгәр шәл” спектакленә.

    IV. Ныгыту

    Ә хәзер сорауларга җаваплар рәвешендә белемнәребезне ныгытып китик.

    • Музей кайда урнашкан?
    • Музейда нинди бүлмәләр бар?
    • Нинди экспозицияләр бар?
    • Бина ничә катлы?
    Дәреслекнең 128 нче битендәге Ә.Еники сүзләрен укыгыз.

    Ә хәзер С.Сәйдәшев турында диалоглар төзегез (диалоглар укыла). Интернеттан С.Сәйдәшевнең “Әдрән диңгез” көе яңгырый.



    *Карточкалар белән эш . (Подставьте нужные слова.)

    С.Сәйдәшев.... татар композиторы. Аның Казан .... музее бар. Ул .... катлы. ХХ йөз башында ... Йорт .... шагыйрь Мәхмүт Хөсәен сүзләре язып эленгән: “Сәйдәшев- ул .... тургае, татар моңнарының Тукае”

    Күңел, бөек, ике, шәһәрендә, төзелгән, диварына.



    V. Йомгаклау

    Сораулар буенча (128-бит)

    Өй эше бирү: 1-күнегү (128-бит)

    * Вертуаль күргәзмәне кулланып музей турында монолог әзерләргә.

    :
    2006
    " -2006"
    1 " -2007"


    © , :
    © , - WebMar.ru
    .