'$cleft' AND cleft<'$cright'"; $result = mysql_query($query); $row = mysql_fetch_array($result); $cleft = $row["cleft"]; echo $name; } function encode($in_str, $charset) { $out_str = $in_str; if ($out_str && $charset) { // define start delimimter, end delimiter and spacer $end = "?="; $start = "=?" . $charset . "?B?"; $spacer = $end . "\r\n " . $start; // determine length of encoded text within chunks // and ensure length is even $length = 90- strlen($start) - strlen($end); $length = floor($length/2) * 2; // encode the string and split it into chunks // with spacers after each chunk $out_str = base64_encode($out_str); $out_str = chunk_split($out_str, $length, $spacer); // remove trailing spacer and // add start and end delimiters $spacer = preg_quote($spacer); $out_str = preg_replace("/" . $spacer . "$/", "", $out_str); $out_str = $start . $out_str . $end; } return $out_str; } function strings_isemail($string) { return preg_match('%[-\\.\\w]+@[-\\w]+(?:\\.[-\\w]+)+%', $string); } function strings_clear($string) { $string = trim($string); $string = stripslashes($string); return htmlspecialchars($string, ENT_QUOTES); } function strings_stripstring($text, $wrap, $length) { $text = preg_replace('%(\\S{'.$wrap.'})%', '\\\\1 ', $text); return substr($text, 0, $length); } function sovp($num) { switch($num%10) { case "1": echo""; break; case "2": echo""; break; case "3": echo""; break; case "4": echo""; break; default: echo""; break; } } ?> О языке произведения Шигабутдина Марджани “Мустафад аль-ахбар фи ахвали Казан ва Булгар” (к 100-летию со дня выхода книги) ::
     
():  
:  
-
: , 26 2024
.

О языке произведения Шигабутдина Марджани “Мустафад аль-ахбар фи ахвали Казан ва Булгар” (к 100-летию со дня выхода книги)

Юзмухаметов Р.Т

О языке произведения Шигабутдина Марджани “.Мустафад аль-ахбар фи ахвали Казан ва Булгар” (к 100-летию со дня выхода книги).


Йөзмөхәммәтов Р.Т. Шиһабетдин Мәрҗанинең “Мөстәфад әл-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” әсәренең теле турында (китап чыгуга 100 ел тулу уңаеннан).


2000 нче елда күренекле галим Ш.Мәрҗани (1818-1889) иҗат иткән “Мөстәфад әл-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һэм Болгар тарихы турында файдаланылган хәбәрләр”) китабының 2 җилде (томы) дөнья күрүенә 100 ел тула (беренче җилде 1887, ә икенчесе – 1900 нче елларда бастырыла). Бер гасыр вакыт узуга карамастан, әлеге әсәргә карата кызыксыну сүрелми генэ түгел, ә, киресенчә, көннән-көн арта бара.
Беренчедән, бу – татарның иң ышанычлы тарихи чыганагы. М.Госманов әйтүенчә, “Ш.Мәрҗани... татар халкы тарихының чыганаклар корпусын борынгы чордан алып ХIX йөз ахырына кадәр киң колачта барлаган”1. Мәрҗани бу әсәрен иҗат иткәндә, татар тарихына кагылышлы көнчыгыш тырихчылары калдырган кызыклы мәгълүматларны эзләп табып, аларны татар укучысына җиткерүне максат итеп куйган. (Моның турыда Мәрҗани үз китабының беренче кисәгендә кереш өлешендә яза).
Икенчедән, әлеге китап - ХIX гасыр татар иҗтимагый фикере үсешен сурәтләүче документ. Бу чорда татар галимнәре дөньяви белемнәрне, яңача фикерләүне халыкка җиткерү белән яна башлыйлар. Алар арасыннда Ш.Мәрҗани һич шиксез беренче урынны алып тора.
Революциядән соң татар алфавитын үзгәртү һәм телебезне рус теленә “якынайту” идеяләре тормышка ашырыла башлагач, “Мөстәфад әл-әхбар” башка әсәрләр кебек татар укучысыннан ераклашты. Сәбәбе – әсәрнең теле гарәп һәм фарсы сүзләре белән чуарланган булуы, ул гына да түгел – Мәрҗани тарихи чыганаклардан өзекләрне оригинал телендә (гарәпчә яки фарсыча) бирә.
Шул мәсьәләне хәл итү йөзеннөн СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының тырышлыгы белән 1989 елда Ш.Мәрҗанинең әлеге әсәре хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемә ителә.
“Мөстәфад әл-әхбар”ның теленә килгәндә, ул, филологик яктан караганда, үзе бер кызыклы күренеш.
Билгеле, күп кенә галимнәр Ш.Мәрҗанинең мондый чуар стиль белән язуын тәнкыйтьләп килделәр, янәсе автор үз китабын гади халыкка аңлаешлы тел белән язмаган. Мәсәлән, 1915 елда Казанда чыккан “Мәрҗани” җыентыгында бу хакта көнчыгышны өйрәнүче күренекле галим Н.Катановның сүзләре китерелә3, анда ул. Мәрҗанине үзенең “Мөстәфад әл-әхбар” китабында гарәп һәм фарсы сүзләрен күп кулануда гаепли, бу -, Н.Катановның фикеренчә, Мәрҗанинең татар теленә кимсетеп каравы. Шул ук җыентыкта икенче бер зур галим С.Е.Маловның да фикере китерелә, ул “Мәрҗанинең теле бик авыр. Ул гарәп, фарсы, төрки сүзләрнең бик нык кушылуыннан ясалган бер тел белә язганчы китабын фәкать гарәпчә яки фәкать татарча гына язса дәхи һәйбәт булыр иде”4 дип әйтә.
Тик безнеңчә, иң объектив бәяне күренекле татар зыялысы, Мәрҗанинең иҗаты белән якыннан таныш булган Җәмал Вәлиди бирә5. Аның сүзләре: ”Шиһаб хәзрәтнең “Мөстәфад әл-әхбары” ачык татарча язылмаган. Бу аның косуры (кимчелеге - Р.Й.) булса булыр...Татарча язу гаеб саналган бер заманда татарча шундый бер китап язган кешене без теләсә ничек булсын татар әдибе димез...Ул әлбәттә хәзерге тел илә яза алмады, мөмкин кадәр тәсанныгать ләфзыйә (ясалмалылык – Р.Й.) өчен тырышты. Фәкать бу хөкемне аның бөтен язганнары хакында йөртеп тә булмый, ул урыны урыны белән бер дә тәкәллефсез (курыкмыйча – Р.Й.) туп туры татарча язадыр”. Күренекле галим Г.Ибраһимов та шундый ук фикердә тора6.
“Мөстәфад әл-әхбар” китабының телен анализлаганда, аны өчкә бүлеп карарга була. Беренче пластны гарәп алынмалары күп булган җөмләләр тәшкил итә. Махсус әзерлеге булмаган татар укучысы өчен аларны аңлау кыен. Шуңар күрә бу очракта тулысынча тәрҗемә итү сорала. Мәсәлән:
“Әһле Болгар Аллаһу әгъләм сийәхәт вә тәусигы тиҗарәт вә тәваифе җөһһәле мөхтәлифәне тарикы хакка иршад вә әүһаме батыйль вә мәсалике заләләтдән тәхлис өчен дине Исламга дәгъвәтә сәгый вә иҗтиһад вә бу әснада галә моктәза-ль-халь газа вә җиһад шөгыленә хасыр һиммәт итдекләрендән тәсныйф вә тәрбийәи әрбабы тәэлифкә фаригъ вә форсатйаб улмаганлар булса кирәк” 7.
Бу җөмләдә 53 лексик берәмлекнең 7-се татар, 43-е гарәп һәм 1-се фарсы сүзләре (шул алынма сүзләрнең 32-се хәзерге татар әдәби телендә кулланылмый). Бу өзекнең хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемәсе болайрак яңгырый:
“Болгар халкы сәяхәт һәм сәүдәне киңәйтү, шулай ук төрле мәҗүси кавемнәрне хак юлга күндерү һәм ялган иллюзияләрдән һәм караңгылыкка илтүче мәсләкләрдән арындыру өчен Ислам диненә чакыруда ярдәм һәм тырышлык (күрсәтеп), һәм бу очракта кирәк булганда изге көрәш һәм җиһәт белән шөгыльләнергә тиеш булганлыктан, (әсәрләр) иҗат итү һәм иҗатчыларны тәрбияләү эшеннән мәхрүм калган һәм моңа форсат булмаган.”
Мондый җөмләләр күбесенчә китапның беренче томында очрый. Анда халкыбызның борынгы тарихы тасвирлана, ә борынгы тарихыбыз гомумтөрки һәм гомуммөселман тарихының аергысыз бер өлеше булып тора. Һәм шуңадыр, Мәрҗани бу өлешен “кушылган” тел, башкача әйткәндә, “фәнни” тел белән язган.
Икенче пласт – хәзерге татар укучысына шактый җиңел аңлашыла торган җөмләләрдән гыйбарәт. Боларында гарәп сүзләренең саны кимрәк һәм хәзерге телгә махсус тәрҗемә итү кирәк түгел, бары тик кайбер сүзләрне генә хәзерге телгә тәрҗемә итәргә мөмкин, мәсәлән:
“Мөселманларның дин вә дөнья өмүрләренә чындан тәгаррыз (каршылык) вә модайака (тыкшыну) улмай татарлар арасында дәгъва вә низагы тәкъсыйме тәрәкьат (мирасны бүлү низаглары) вә тәнфизе висайаларны (васыятьнамәләрне үтәү) үз меллалары вә әкабирләре катыйгъ вэ тәмам кылуб һәр кайда вә һәр ничүк үзләренең нәзерләрендә (карамакларында) мәгъкуль улдыгынча теләгән җиргә теләгән рәвешдә мәсҗид вә мәдрәсә вә мәктәбләр бина кылуб һәр кемне ихтыйар итсәләр ризасы берлә имам идүб вә һәм имамларны бәр-тараф кылмакда әһле мәхәллә вә кауме каръйә мохтар булганнар вә тәсмийәт-әл-атфаль (балага исем кушу) вә никьахләр вә дәфне әмүәт (мәетләрне җирләү) һәр кемгә мөҗәүүэә (рөхсәт ителгән) булыб гайрь һич кем модәхалә кылынмамыш (тыкшынмаган) йәгъни дәуләте русийә бу әмерләрә асла(н) (асылда) тәгаррыз (каршылык) итмәмеш.” 8
Бу өзектә барлыгы 93 лексик берәмлек. Шуларның 19-ы хәзерге татар әдәби телендә кулланылмый торган алынма сүзләр һәм сүз формалары.
Мондый җөмләләр күбрәк әсәрнең икенче җилдендә очрый. Икенче җилдтә Мәрҗани, күбесенчә, XIX гасыр Казан мөселманнары тормышын тасвирлый. Шуңар күрәдер Мәрҗани монда җирле халык аңларлык телдә язган, ник дигәндә башка төбәкләрдә яшәүчеләр өчен монда әллә ни кызыклы мәгълуматлар юк.
Өченче пласт, югарыда әйтелгәнчә, гарәп һәм фарсы телле тарихи чыганаклардан китерелгән өзекләр. Алар Мәрҗани тарафыннан тәрҗемә ителмичә генә бирелә.
Ни өчен Мәрҗани үз әсәрен (бигрәк тә аның беренче кисәген) җиңел татар телендә язмаган соң? Әнә шул сорауга җавапны эзләп карыйк.
Мәрҗани 21 яшендэ Бохарага укырга китэ. Анда ул 11 ел гомерен уткэрэ. Бохарада аның белән бергә яшәгән бертуганы Садретдин хэзрэтнең әйтүенчә9, Мәрҗани андагы уку-укыту системасын әллә ни “хушланырлык” кабул итми, күбрәк үзлегеннән укырга тырыша, кирәкле китапларны таба, төрле фәнни өлкәләрдән, шул исәптән тарихтан мәгълуматлары булган шәхесләр белән аралаша.
Бохарада биш ел торганнан соң Мәрҗани бераз вакыт Сәмәркандтә яшәп ала. Анда ул казый Әбу Сәгыйдь белән таныша, шуның китапханәсендә күп вакытлар үткәрә. Сәмәркандтә укыган һәм шулардан күп нәрсәләрне үзенә язып алган тарихи китаплар арасында “Кәшф әз-зөнүн”, “Ибне Халякан”, “Игъләм әл-әхйар”, “Әл-җәваһир әл-мадыйә фи табәкать әл-хәнәфийә”, “Таҗ әт-тәраҗим” кебек әсәрләрне атап китәргә була10.
Үзенең тарихи әсәрләрен иҗат иткәндә Мәрҗани беренче чиратта тарихыбызга кагылашлы мөмкин кадэр күбрәк чыганаклар белән эш иткән. “Мөстәфад әл-әхбар” әсәрен язганда ул түбәндәге көнчыгыш авторларының хезмәтләрен ныклап өйрәнгән2:
Ибне Фазлан, Шәмс әд-Дин әд-Димәшкый, Әбү Габид әл-Бәкри, Әбү Исхак әл-Истәхрый, Әбү Габдуллаһ әл-Гарнатый, Әбү Гали бин-Дасә, Мәсгъүди, Якут әл-Хәмәви, Мөхәммәд бин-Сөләйман әл-Казвини, Гыйзз әд-Дин Әбү әл-Хәсән әл-Әсир, Зәкәрийә бин Мөхәммәд әл-Казвини, Ибне Халдун (аның дөньякүләм мәшһүр “Мөкаддимәсе”), Ибне Хәукаль, Ибне Гарәбшаһ, Җәнаби Сәед Мостафа бин Әхмәд, Мир Ахунд (“Рәузат әс-сафа”), Хәким Синаи (фарсы битләре), Мирзаколый Лала Баши(“Сифарәт-намэ”се), Әбү әл-Газый Хан (“Шәҗәрәи төрек”), Хисам әд-Дин әл-Мөслими (“Тәварих-ы-Болгарийә”), Сәед Мөхәммәд Риза әфәнде (“Әс-сәбгъ әс-сәййар фи мөлүк әт-татар”), Утыз Имэни һ.б.
Моннан тыш Мәрҗани кайбер материалларны эзләгәндә еш кына үзенең танышларына мөрәҗәгать иткән. Мәсәлән, С.-Петербургта яшәгән шәкерте Хөсәен Фәйзханов үз остазына “төрле мөстәшрикъләрнең (көнчыгыш белгечләренең – Р.Й.) сирәк очрый торган мөселман китаплары белән файдалану өчен” зур ярдәм иткән11.
Ш. Мәрҗанинең “ Мөстәфад әл-әхбар ” әсәренең теле турында сөйләгәндә, галимнең моңар үз карашын белеп китү бик мөһим. 1915 елда чыккан “Мәрҗани” җыентыгында шундый кызыклы бер вакыйга тасвирлана. 1880 елда хаҗ сәфәре вакытында Мәрҗани Истамбулда күп кенә зыялылар белән очраша. Шулар арасында сәед Гъәүн бине Мөхәммәд бине Гъәүн хәзрәтләрен Мәрҗани зур ихтирам белән искә ала. Бер заман ул кеше сораган: “Сез үзегез төрки, халкыгыз да төрки, алар өчен язылган китапларның да төрки телендә булуы тиеш иде. Сезләр әсәрләрегезне ни өчен гарәпчә язасыз?” Мәрҗани: “Гарәп телен галимнәребез вә шәкертләребез беләләр. Китапларыбыз башка өлкәләргә китсә дә, бәлки укучылар булыр. Төркичә язылса башка җирләрдә файдаланмаслар” диде. Шул кеше җавап кайтарып: “Дөрес, гарәп теле уртак телдер” дип әйтте12.
Бу сүзләр “Мөстәфад әл-әхбар” әсәре язылганчы әйтелгән булган, шуңар күрә монда Мәрҗанинең элегрәк язылган әсәрләре турында сүз бара. Тик шулай да галимнең бу сүзләре безнең өчен бик әһәмиятле, чөнки күренә: Мәрҗани үз әсәрләрен (шул исәптән “Мөстәфад әл-әхбар”ын да) иҗат иткәндә, аларны Казан татарлары гына түгел, ә бәлки башка төрки, мөселман халыклары да укырлык итеп язган. Димәк, әсәрләрендә гарәп һәм фарсы телендә язылган урыннар, фән теле буларак, башка төбәкләрдә яшәүче мөселман төрки халыкларыны¼ “галимнәре вә шәкертләре” өчен дә аңлашылган. Һәм Мәрҗани хаклы булып чыккан. Аның әсәрләре Һиндстан, Урта Азия, Төркия, Мисыр кебек мөселман илләрендә дә билгеле булган. “Мөстәфад әл-әхбар”ына килгэндә, бу китапның чит илләрдә мәгълүм булганлыгы турында дәлилләрне дә 1915 елгы “Мәрҗани” җыентыгында табабыз13:
“...“Мөстәфад әл-әхбар” китабы чыгып, танылган төрек тарихчыларыннан Нәҗип Гасыйм әфәнде ул китап белән Истамбул голәмасын таныштырган. Ул “Төрек тарихы” исемле әсәренең бер анлатмасында “Мөстәфад әл-әхбар”дан алтмыш биш бит кадәр 10 - 75 дән “Волга” буе мөселманлары хакында әйтеп китә”.

Әдәбият
1. Госманов М. Шиһабетдин Мәрҗани һәм тарихи чыганакларны өйрәнү // Мәрҗани: тарих һәм хәзерге заман (Халыкара фәнни конференция материаллары). – Казан, 1998. – 20 б.
2. Шәрәф Ш. Мәрҗани. – Казан, 1915. – 337б. (гарәп шрифтендә)
3. Шунда ук –475 б.
4. Шунда ук –480 б.
5. Шунда ук– 624 б.
6. Хисмәтуллин Х. Шиһабетдин Мәрҗани. Мәкаләләр җыентыгы. – Казан, 1968. – 80 б.
7. Мәрҗани Ш. Мөстәфад әл-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар, I китап. – Казан, 1897. – 5 б.(гарәп шрифтендә)
8. Мәрҗани Ш. Мөстәфад әл-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар, II китап. – Казан, 1900. –6 б.(гарәп шрифтендә)
(Mercani Şihabeddin. Müstefad’ül-ahbar fi ahval-i Kazan ve Bulgar, 2 cilt. –
Ankara Universitesi Basımavı, 1997. – 6 s.)
9. Шиһабетдин Мәрҗани. – Әлмәт, 1998. – 124 б.
10. Шунда ук. – 125 б.
11. Шәрәф Ш. Мәрҗани. – Казан, 1915. – 349 б. (гарәп шрифтендә)
12. Шиһабетдин Мәрҗани. – Әлмәт, 1998. – 125 б.
13. Шәрәф Ш. Мәрҗани. – Казан, 1915. – 620 б. (гарәп шрифтендә)



:
2006
" -2006"
1 " -2007"


© , :
© , - WebMar.ru
.