'$cleft' AND cleft<'$cright'"; $result = mysql_query($query); $row = mysql_fetch_array($result); $cleft = $row["cleft"]; echo $name; } function encode($in_str, $charset) { $out_str = $in_str; if ($out_str && $charset) { // define start delimimter, end delimiter and spacer $end = "?="; $start = "=?" . $charset . "?B?"; $spacer = $end . "\r\n " . $start; // determine length of encoded text within chunks // and ensure length is even $length = 90- strlen($start) - strlen($end); $length = floor($length/2) * 2; // encode the string and split it into chunks // with spacers after each chunk $out_str = base64_encode($out_str); $out_str = chunk_split($out_str, $length, $spacer); // remove trailing spacer and // add start and end delimiters $spacer = preg_quote($spacer); $out_str = preg_replace("/" . $spacer . "$/", "", $out_str); $out_str = $start . $out_str . $end; } return $out_str; } function strings_isemail($string) { return preg_match('%[-\\.\\w]+@[-\\w]+(?:\\.[-\\w]+)+%', $string); } function strings_clear($string) { $string = trim($string); $string = stripslashes($string); return htmlspecialchars($string, ENT_QUOTES); } function strings_stripstring($text, $wrap, $length) { $text = preg_replace('%(\\S{'.$wrap.'})%', '\\\\1 ', $text); return substr($text, 0, $length); } function sovp($num) { switch($num%10) { case "1": echo""; break; case "2": echo""; break; case "3": echo""; break; case "4": echo""; break; default: echo""; break; } } ?> Закиева Ф. А.: Повышение профессиональной компетентности учителя при работе в профильных классах ::
     
():  
:  
-
: , 28 2024

Закиева Ф. А.: Повышение профессиональной компетентности учителя при работе в профильных классах

   Бүгенге көн шартларында татар телен дәүләт теле буларак саклап калуга куркыныч янаган бер вакытта, татар теле укытучылары алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, рус телле балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, ә, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы.

   Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә.

   Заманча технологияләр белән эшләү укытучының үз эшенә иҗади якын килүен дә таләп итә. Ул инде укытучы буларак кына түгел, режиссер, укучы, нинди дә булса эшкә (мәсәлән, уенга) җитәкчелек итә, консультант яки башка рольгә кереп, укыту процессын яңача оештыра. Татар телен чит тел буларак укытуда һәм өйрәтүнең сыйфатында яңа технологияләрне куллану гамәли эштә төп урынны алып торырга тиеш. Аларның асылы- укучы шәхесенә хөрмәт белән карау, аның иреген чикләмәү.

    2005- 2006 нчы уку елында республикада рустелле балаларга татар телен яңача укытуны сынап карау эше башланды. Ул, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2005 нче елның 22 нче августында кабул ителгән 1037-5 номерлы боерыгы нигезендә, укучыларның татар һәм чит телләр буенча белем сыйфатын күтәрү максатында республиканың 100дән артык мәктәбендә, шул исәптән Казанның күп кенә мәктәпләрендә кертелде.

    Рустелле укучыларга татар телен дәүләт теле буларак өйрәтү концентрацияле укыту технологиясенә нигезләнә.

   Хәзер “ концентрлап” сүзенә аңлатма биреп китик. Рус теленең аңлатмалы сүзлегендә « Концентрировать- собирать, сосредотачивать» дигән аңлатма бирелгән. Безнең очракта татар телен һәм чит телләрне бер урынга җыеп, туплап өйрәтү була.

    Эшчәнлекнең төп максаты- укучыларны татарча сөйләшергә, аралашырга өйрәтү. Сынап карау барышында түбәндәгеләргә ирешү максат итеп куела:

Тормышта таныш хәлләрдә аралаша белү;

Таныш күренешләр хакында табигый сөйләмне ишетеп аңлау;

Икетелле сүзләрдән дөрес файдалана белү.

Бу концентрлы укыту Нигмәтуллина Р.Р. тарафыннан төзелгән дәреслеккә нигезләнеп алып барыла.

    Яңа уку- укыту методик комплексы үз эченә түбәндәгеләрне ала: дәреслек, эш дәфтәре, аудиоматериал, контроль тестлар һәм текстлар җыентыгы. Укытучының эшен җиңеләйтү өчен бар да каралган: тематик план да, дәрес эшкәртмәләре дә, методик кулланма да.

    Дәреслек коммуникатив, проблемалы, белемне ныклы үзләштерү принципларына нигезләнеп язылган.

   Эш дәфтәре күнегүләр дәрестәге сөйләмнең нигезен тәшкил итә, лексик- грамматик материалны ныгытуга һәм өйдә эшләү өчен бирелгән лексик- грамматик материалны үзләштерү өчен язмача күнегүләр сериясе, темалар буенча биремнәр һәм белемнәрне тикшерү өчен тестлар, өстәмә эш өчен ребуслар һәм кроссвордлар бар.

   Аудиоматериал аерым игътибарга лаек. Анда һәр дәрестә эшләү өчен материал бирелә. Ишетеп аңлау процессында укучы төрле тембрдагы тавышларны, төрле тизлектә, интонация ярдәмендә ишетә.

   Контроль тестлар һәм текстлар җыыентыгында һәр теманы йомгаклап тикшерү өчен биремнәр тәкъдим ителә. Алар БДИ системасында А, В, С вариантларында бирелә.

   Чит телләрне укыту методикасы мәгълүматларына караганда, туган тел булмаган башка телдә көнкүреш тематикасы кысаларында аралашу өчен, укучылар сөйләмдә иң еш кулланыла торган 2000- 2500 сүзне үзләштерергә, шул актив лексика нигезендә төзелгән йөздән артык грамматик конструкцияне дөрес файдалана белергә тиеш. Бу аларга үз фикерләрен белдерергә һәм әңгәмәдәшен аңларга мөмкинлек бирә.

     “Татарча да яхшы бел” укыту- методик комплексының һәр берәмлеге бер бөтенне тәшкил итә. Алар үзара бәйләнештә, бер- берсен тулыландыручы укучы һәм укытучы өчен белем чыганагы. Дәреслектә сөйләм материалы һәм аралашу ситуацияләре укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килә. Сөйләм материалы аңлаешлы, аның күләме чамаланылган (дозировка), грамматик материал лексика белән эзлекле бәйләнгән.Дәреслек эчтәлегенә укучының иҗади фикер үсешен формалаштыруга юнәлтелгән материал салынган. Бу исә үзләштерелгән конструкцияләр аша сөйләмгә, теләсә нинди контекстка һәм лексик тематикага мөмкинчелекне тәэмин итә.

     Дәреслек татар телен һәм әдәбиятын берләштереп укытуны күздә тота. Анда төрле әдәби жанрлар (хикәя, шигырь һ.б.), татар халык авыз иҗаты үрнәкләре (табышмаклар, мәкальләр, мәзәкләр һ.б.), фразеологизмнар, шулай ук эш кәгазьләре үрнәкләре (хат, белдерү, котлау һ.б.), радио- телевидение программаларыннан, фәнни- публицистик  хезмәтләдән, вакытлы матбугат материалларыннан өзекләр, өстәмә кызыклы материаллар бирелә. Әдәби әсәрләрдә һәм текстларда лексик һәм грамматик материал укучыларның белем дәрәҗәсенә яраклаштырылган (адаптацияләнә), гадиләштерелгән.

   Дәреслектә иллюстрацияләргә һәм рәсемнәргә зур игътибар бирелә. Рәсемнәр бизәлеше, төсләрнең кулланылуы, күп булуы укучыларның игътибарын җәлеп итә. Рәсемнәр ике төргә бүленә: әйдәп алып баручы рәвешендәге һәм ярдәм итүче рәсемнәр. Һәр дәрес диярлек әйдәп баручы рәсемнәр белән башлана. Рәсем дәреснең сөйләм темасы буенча ясалган һәм аның һәр детале сөйләшү өчен мәгълүмат бирә. Бу рәсемнәр укучыларда логик  фикерләү, игътибарлылыкны, күзәтүчәнлекне үстерүгә юнәлтелгән.

   Дәреслек функциональ төсмердә язылган. Тел теориясен һәм грамматик конструкцияләрне  бирүне максат итеп куймый. Аларны сөйләм барышында кулланып үзләштерү күздә тотыла.

 

Практик өлеш

 

    Яңа  уку-укыту комплекслары эксперементта катнашмаган укытучыларда да зур кызыксыну уятты. Аларның теләген искә алып, сынап карауда катнашмаган гадәти V сыйныфлар өчен дәреслек  (атнага 5 сәгать исәбеннән) үзгәртеп язылды.

    Дәреслекне укучылар бик яратып кабул иттеләр. Шигырьләрен бик яратып ятлыйлар, рәсемнәре буенча әңгәмә коралар. Шәвәли һәм Кирлемәнне үз дуслары итеп саныйлар.

    Дәреслектә һәр күнегү дәрес максатына хезмәт итә.Бу күнегүләр арасында тыгыз бөйләнеш бар, ягъни үзләштерү стадияләре дидактиканың “гадидән катлаулыга принцибы”на нигезләнеп планлаштырылган.

    Икенче дәрестә алда үтелгән лексика һәм сөйләм үрнәкләре кабатлана. Дәреслектә һәм эш дәфтәрләрендә укучыларга биремнәр дифференциальләштереп бирелгән. Һәр укучыга үзенең белем дәрәҗәсенә туры килерлек эшне сайлап алу һәм үтәү мәмкинлеге тудырылган. Бу исә укучыларда үз- үзләренә ышаныч уята, дәрестә актив катнашу теләген арттыра.

    Аудиодискны тыңлау, андагы биремнәрне үтәү, җырларны өйрәнү укучыларга бик ошый. Бу аларда игътибарлылыкны арттыра, ишетеп аңлау күнекмәләрен үстерә.

    Укучыларга дәрестә күңелле булсын өчен, кызыклы уеннар, диалоглар, индивидуаль әңгәмәләр оештырам. Кроссвордлар, табышмаклар уйларга, эзләнергә, фикер йөртергә өйрәтүче эш төрләре бирелә. Дәрестә һәр укучы җавап бирә, кабатлый, сорау бирә, телдән аралашу бара. Ял итү вакытларында укучылар бик теләп җырларны өйрәнәләр. 18 февральдә дәреслек авторы һәм Мәгарифне үстерү институты белән берлектә республика семинары үткәрелде. Бу ачык дәрестә ял итү моментында укучылар шул җырларның берсен башкардылар, семинарда катнашкан укытучыларга да бик ошады, укытучылар дәрескә югары бәя бирделәр.

     Күп кенә алдынгы карашлы галимнәр, мөмкин булганда, дәреслекләргә материалның тупланылышын проблемалы ысул белән оештыруны тәкъдим итәләр. Дәреслектә бирелгән текстларга игътибар итсәк, алар адаптацияләнгән һәм һәр текстны укыр алдыннан башта күнегүләр системасы бирелгән. Алдагы биремдә проблемалы сорау куелган. Дәресне проблемалы итеп оештыру да уңай нәтиҗәләр бирә. Проблемалы укыту- укытучының укучылар белән берлектә проблемалы ситуацияне хәл итү юлларын табу. Нәтиҗәдә, ныклы белем һәм күнекмәләр формалаша, балаларның фикерләү сәләте камилләштерелә.

     Дәреслектә танылган шагыйрьләр, язучылар турында да мәгълүмат бар. “Бүген бездә кунак бар” темасында Шәүкәт Галиев, Әминә Бикчәнтәева, Роберт Миңнуллин турында белешмә бирелә.

    Укучылар бик теләп язучылар, шагыйрьләр турында сөйлиләр, Шигырьләрен яттан өйрәнәләр, алар турында өстәмә материал туплап киләләр.

 

Йомгаклау

       Чыгышымның ахырында шуны әйтергә телим: “Татарча да яхшы бел” комплексының укытучы кулында сөйләмгә өйрәтүче үрнәк, ярдәмче, ә укучылар өчен мавыктыргыч материал һәм тәрбия чарасы икәнен әйтәсем килә. Дәреслек үземә бик ошый, аның буенча бик теләп эшлим.

      Һәр дәреслек үз укытучыларын һәм укучыларын таба. Бер әсбап та үзе өйрәтми. Ул өйрәтү һәм өйрәнү барышын җиңеләйтә. Һәр укытучы нинди генә дәреслек белән эшләмәсен, ул иҗади якын килеп эшләргә тиеш, дәрес бирү технологиясенә зур игътибар итәргә тиеш.

      Соңгы елларда рус милләтеннән булган укучылар арасында татар теле белән җитди кызыксынучылар бар. Алар район, шәһәр, республика олимпиадаларында катнаша һәм югары урыннар ала.

      Белгәннәрем белән генә чикләнеп калмыйча, үз белемемне үстерү өстендә дә системалы эшлим. Төрле семинарларга, очрашуларга һәм курсларга бик теләп йөрим. Фәнни һәм педагогик әдәбият, яңалыклар белән һәрдаим танышып барам.

       Унтугыз еллык хезмәтемдә балалар күңелендә бераз гына булса да телебезгә карата кызыксыну, мәхәббәт хисләре тәрбияли алуыма шатланам. Ышанамын, куйган хезмәтем киләчәктә миңа шатлык өстенә шатлык кына өсти торыр.

 

 

:
2006
" -2006"
1 " -2007"


© , :
© , - WebMar.ru
.