'$cleft' AND cleft<'$cright'"; $result = mysql_query($query); $row = mysql_fetch_array($result); $cleft = $row["cleft"]; echo $name; } function encode($in_str, $charset) { $out_str = $in_str; if ($out_str && $charset) { // define start delimimter, end delimiter and spacer $end = "?="; $start = "=?" . $charset . "?B?"; $spacer = $end . "\r\n " . $start; // determine length of encoded text within chunks // and ensure length is even $length = 90- strlen($start) - strlen($end); $length = floor($length/2) * 2; // encode the string and split it into chunks // with spacers after each chunk $out_str = base64_encode($out_str); $out_str = chunk_split($out_str, $length, $spacer); // remove trailing spacer and // add start and end delimiters $spacer = preg_quote($spacer); $out_str = preg_replace("/" . $spacer . "$/", "", $out_str); $out_str = $start . $out_str . $end; } return $out_str; } function strings_isemail($string) { return preg_match('%[-\\.\\w]+@[-\\w]+(?:\\.[-\\w]+)+%', $string); } function strings_clear($string) { $string = trim($string); $string = stripslashes($string); return htmlspecialchars($string, ENT_QUOTES); } function strings_stripstring($text, $wrap, $length) { $text = preg_replace('%(\\S{'.$wrap.'})%', '\\\\1 ', $text); return substr($text, 0, $length); } function sovp($num) { switch($num%10) { case "1": echo""; break; case "2": echo""; break; case "3": echo""; break; case "4": echo""; break; default: echo""; break; } } ?> Татар әдәбиятында Кол Гали традицияләре ::
     
():  
:  
-
: , 26 2024
" . "

Татар әдәбиятында Кол Гали традицияләре

Тема: Кол Гали традицияләренең татар әдәбиятында чагылышы.

: Кол Гали традицияләренең татар әдәбиятында чагылышы. Эпиграф: Традиция һәм новаторлык үзара табигый кушылганда гына чын әдәби әсәр туа, сүз сәнгате үсә ала.Максат :



Традиция һәм новаторлык үзара табигый кушылганда гына чын әдәби әсәр туа, сүз сәнгате үсә ала.Максат :

  • Укучыларның фәнни-тикшерү эшләренә юнәлеш бирү.
  • Балаларның фикерләү сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү.
  • Әдәбият белән кызыксыну, Кол Гали иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.
  • Җиһаз: Кол Гали портреты, аның турында Ш.Галиев шигыре язылган плакат. “Йосыф-Зөләйха” әсәре буенча ясалган иллюстрация, дәреснең эпиграфы язылган плакат, С.Хәкимнең “Әнкәй” шигыренә иллюстрация, К.Гали “Кыйссаи Йосыф”, Казан, 1983, магнитофон, аудиокассета “Чибәр кызга” җыры, “Мирас” журналлары 2006 – 2007, № 1 2008, “Сабыйга” журналлары 2006 – 2007 (№1 - №12), компьютер, экран, төрле елларда басылган “Кыйссаи Йосыф” китапларыннан күргәзмә, аңлатмалы сүзлекләр, М.Җәлил “Моабит дәфтәрләре” китаплары, “Юлдаш” 15 январь, 2008, “Татарстан яшьләре” 17 январь 2008, “Мәдәни җомга” газеталары.

    Кол Гали портреты, аның турында Ш.Галиев шигыре язылган плакат. “Йосыф-Зөләйха” әсәре буенча ясалган иллюстрация, дәреснең эпиграфы язылган плакат, С.Хәкимнең “Әнкәй” шигыренә иллюстрация, К.Гали “Кыйссаи Йосыф”, Казан, 1983, магнитофон, аудиокассета “Чибәр кызга” җыры, “Мирас” журналлары 2006 – 2007, № 1 2008, “Сабыйга” журналлары 2006 – 2007 (№1 - №12), компьютер, экран, төрле елларда басылган “Кыйссаи Йосыф” китапларыннан күргәзмә, аңлатмалы сүзлекләр, М.Җәлил “Моабит дәфтәрләре” китаплары, “Юлдаш” 15 январь, 2008, “Татарстан яшьләре” 17 январь 2008, “Мәдәни җомга” газеталары. Дәрес барышы.

    Укытучы. Укучылар, бүген безнең дәресебез гадәти дәрес түгел, ул эзләнү, тикшерү характерында барачак. Башта сүзлек өстендә эшләп алабыз.

    Укучылар, бүген безнең дәресебез гадәти дәрес түгел, ул эзләнү, тикшерү характерында барачак. Башта сүзлек өстендә эшләп алабыз.(экранга новаторлык һәм традиция сүзләре чыга)

    -Һәр өстәлдә аңлатмалы сүзлекләр куелган, сез шулардан файдаланып, бу сүзләрнең аңлатмаларын әйтегез.

    (укучылар сүзлек белән эшли)

    - Ә хәзер шул аңлатмаларны бер сүз белән генә атагыз.

    (укучыларның җаваплары тыңлана)

    Экранга дөрес җавап чыгарыла, укучылар үзләренең җавапларын чагыштыралар, үзбәя куялар.

    Новаторлык – яңалык

    Традиция - дәвамчанлык

    Укытучы. Ә хәзер дәресебезнең эпиграфы белән танышабыз (тактага эпиграф язып куелган)

    Ә хәзер дәресебезнең эпиграфы белән танышабыз (тактага эпиграф язып куелган)Укытучы. Балалар, экранга игътибар итегез. Өч төркемгә - өч сорау.

    . Балалар, экранга игътибар итегез. Өч төркемгә - өч сорау.Экранга “Кыйссаи Йосыф”поэмасы дигән язу чыга.

    • әсәрнең язылу вакыты
    • кулъязма һәм басма нөсхәләре
    • халык рухында яшәве
    Өч төркемнән дә берәр укучы җавап бирә.

    1нче укучы. Меңьеллык татар әдәбияты тарихында күренекле ядкарьләр гаять күп. Әмма алар арасында “ Кыйссаи Йосыф” кебек озак гасырлар буе укылып, халыкның рухи юлдашы, сердәше булып киткән әсәр, мөгаен, юктыр. Ул татар халкының Болгар дәвереннән бирле кадерләп саклаган, җанына иң якын китабы, бөтен тарих буенча язмышын уртаклашкан юлдашы. Әвәл заманнарда шагыйрь әсәрне язган, ә үзенең исемен китапның ахырында гына язып куя торган булган. Укучы китаптан гыйбрәт алган, аның каһарманнары белән бергә яшәгән, сүзләрен көйгә салып җырлаган. Ә бу китапны кем язган? Бу хакта уйлап карарга аның башына да килмәгән. Чөнки китап – изге. Ә изге әйберләрне гади кеше генә тудырырга мөмкин түгел, дип уйлаган ул. Ә инде әсәр халыкның күңелен яулап ала икән, китап күчерүчеләр аны төннәр буе күчереп, төпләп халыкара таратканнар. Китап күчерүчеләр... 400 – 500 ел буе бу фидакарь кешеләр шәм яктысында “Йосыф китабы”н күчереп утырганнар. әнә шулай ул безнең көннәргә килеп җиткән. Ни өчен соң шулкадәр шәмнәр янган, шулкадәр хезмәт куелган? Чөнки бу әсәр халыкка икмәк кебек кирәк булган. Халык аның белән рухланып яшәгән, илһам алган, әдәпкә өйрәнгән.

    Меңьеллык татар әдәбияты тарихында күренекле ядкарьләр гаять күп. Әмма алар арасында “ Кыйссаи Йосыф” кебек озак гасырлар буе укылып, халыкның рухи юлдашы, сердәше булып киткән әсәр, мөгаен, юктыр. Ул татар халкының Болгар дәвереннән бирле кадерләп саклаган, җанына иң якын китабы, бөтен тарих буенча язмышын уртаклашкан юлдашы. Әвәл заманнарда шагыйрь әсәрне язган, ә үзенең исемен китапның ахырында гына язып куя торган булган. Укучы китаптан гыйбрәт алган, аның каһарманнары белән бергә яшәгән, сүзләрен көйгә салып җырлаган. Ә бу китапны кем язган? Бу хакта уйлап карарга аның башына да килмәгән. Чөнки китап – изге. Ә изге әйберләрне гади кеше генә тудырырга мөмкин түгел, дип уйлаган ул. Ә инде әсәр халыкның күңелен яулап ала икән, китап күчерүчеләр аны төннәр буе күчереп, төпләп халыкара таратканнар. Китап күчерүчеләр... 400 – 500 ел буе бу фидакарь кешеләр шәм яктысында “Йосыф китабы”н күчереп утырганнар. әнә шулай ул безнең көннәргә килеп җиткән. Ни өчен соң шулкадәр шәмнәр янган, шулкадәр хезмәт куелган? Чөнки бу әсәр халыкка икмәк кебек кирәк булган. Халык аның белән рухланып яшәгән, илһам алган, әдәпкә өйрәнгән.2нче укучы. Бик борынгы заманнарда кызлар, үзләренең киләчәген яхшыртырга юрап “Йосыф китабы”на мөрәҗәгать иткәннәр, алар өчен ул бәхет сынау – фал ачу китабы да булган. Кызларның киләчәк гаилә язмышлары әйбәт һәм мәхәббәтләре тугрылыклы булсын өчен дип, ата – аналар аларны озатканда сандык төпләренә чигүле сөлгегә төрелгән “Йосыф китабы”н да салганнар.

    3нче укучы. Элекке авыл өйләрендә кичләрен “Йосыф китабы”н җыйналып уку һәм тыңлау гадәткә кергән була. Шунлыктан, укымышлы кешеләр генә түгел, хәтта укый - яза белмәгәннәр дә бу әсәр белән таныш булып, эчтәлеген гыйбрәтле хикәя итеп сөйләгәннәр, шигъри юлларны яттан әйткәннәр.

    Кыйсса – болгар – татар әдәбиятына бөтен тарихы буенча тәэсир итеп килгән һәм үзенең йогынты көчен бүген дә җуймаган әдәби энҗеләрдән. Ул татар укымышлыларына, әдип – шагыйрьләргә шулкадәр йогынты ясаган ки, алар аны үзләре өчен үрнәк санаганнар, аның өлгесенә дистәләгән поэтик әсәрләр,

    авыз иҗаты үрнәкләре барлыкка килгән, ул җырларда мактап җырланган.

    Әсәр һәркемнең күңеленә якын булган: олысы да, кечесе дә, егет һәм кызы да, укымышлысы да – һәркайсы аннан үзенә рухи азык, көч алган. Олылар сабыр булырга, карчыклар гайбәттән качарга тырышканнар, егетләр һәм кызлар мәхәббәткә тугрылыклы булырга ант эчкәннәр.

    Поэма һәркемгә киләчәккә ышаныч, якты өметләр уяткан, ил – халык алдында ак йөзле, саф күңелле, намуслы булырга өйрәткән. Шунлыктан “Кыйссаи Йосыф” һәр өйдә булган. Ул татар халкы яшәгән һәр урында укылган, мәктәп – мәдрәсәләрдә уку китабы итеп тотылган. Бик сирәк әсәрләр генә, халык күңелендә шулкадәр тирән урын алып, ихтирам ителүгә, үрнәк итеп куелырга мөмкин. “Кыйссаи Йосыф” үрнәгендә, аның шиъри төзелеш-нәзымы асылында шагыйрь иҗат иткән заманнан башлап йөзәрләгән әсәр язылган. Бу –- поэманың гаять популярлыгы, халыклашкан булуы хакында сөйли.

    Хәзерге көндә поэманың 200 дән артык күчермәсе билгеле. Аларның күпчелеге XVIII – XIX йөзгә карый. Кулъязмаларның күбесе Казанда саклана.

    Укытучы. Ә шул 200 кулъязманың икесе безнең Балтач районында табылган. Кулъязмалар шулай ук Германиядә, Төркиядә, Финляндиядә дә саклана. Төрле кулъязмаларга нигезләнеп, кайсы шагыйрь аның чагыштырмача дөрес текстын төзи әле? (1824 нче елда Утыз Имәни )

    1839 – 1917 нче еллар арасында 70 тән артык басыла (ел саен). Тиражы да зур була. Аерым елларда 20 – 30 меңгә җитә.

    Кол Гали үз әсәренең кыйммәтен үзе дә яхшы аңлый... «Кыйссалардан, хикмәтләрдән күренеклесе, ялыкмыйча тыңлау өчен иң татлысы»,– ди ул. Йосыф сюжеты хакында. Автор фикеренчә, бу кыйсса кешеләрнең күңелен йомшартыр («Тыңлаучының күңле эрер, агар яше»), гөнаһларыннан арындырыр («Юкка чыгар гөнаһларның һәммәсе»). Әмма, – ди Кол Гали,– бу әсәрне акыллы булган кешеләр генә бәяли алыр:

    Гәүһәр – таш ул, ләкин һәр таш гәүһәр булмый.
    Тикмә кеше гәүһәр кадерен аңлый алмас,
    Бу назымның кадерен һич ахмак белмәс, –
    Гакыллылар тыңлар, аңлар, белер имди.

    Бөек сүз остасы Кол Гали тарафыннан иҗат ителгән үлемсез «Кыйссаи Йосыф» поэмасы безне һаман да илһамландыра. Аның поэтик йогынтысы нәтиҗәсендә бик күпләр каләм алып, яңа әсәрләр иҗат итә, татар әдәбиятын, аның поэзиясен алга таба үстерә. Хәзерге заман шагыйрьләребез дә Кол Галигә мөрәҗәгать итәләр, Аның җәүһәрләр диңгезеннән энҗеләр алалар, аңа хөрмәт күрсәтәләр. Әйе, «Кыйссаи Йосыф» –– чын мәгънәсендә татар халкы рухындагы поэма ул.

    Укытучы. Ә хәзер, укучылар, Кол Гали традицияләренең татар әдәбиятында чагылышын берничә әдибебез иҗаты мисалында карап үтик.

    (Г. Тукай рәсеме экранга төшерелә)

    –– Укучылар! Габдулла Тукай безгә аеруча якын. Ул – безнең якташ шагыйрь. Тумышы белән күрше Арча районыннан, безнең районыбызда да Тукай эзләрен саклаган Сосна Түчинкәсе авылы бар. Белгәнегезчә, бу авыл Тукай күмәк хуҗалыгына керә. Биредә бөек шагыйрьне дөньяга тудырган изге ана – Бибимәмдүдә абыстайның кабере бар.

    Һәр язда Республика күләмендә уза торган Тукай бәйрәме әнә шул каберне зиярат кылудан башлана. Анда Казаннан килгән язучылар, шагыйрьләр, сәнгать әһелләре, Тукай бүләге лауреатлары, укучылар, район җитәкчеләре катнаша.

    Шигырь бәйрәме үткәрелә. Бөек ана рухына коръән укыла. Бәлки арагызда бу тантанада катнашкан укучылар да бардыр? Я, исегездәме икән, Бибимәмдүдә абыстайның кабер ташына Тукайның ниди шигъри юллары язылган? Белгәнебезчә, ул зур үскәч, танылган шагыйрь булгач та берничә тапкыр әнисенең каберенә килгән, аны сагынып искә алган, дога укыган.

    Бер укучы: «Бар күңелләрдән җылы,йомшак синең каберең ташы.

    Шунда тамды күз яшемнең иң ачысы һәм татлысы».

    («Өзелгән өмид»)

    (Шагыйрь кемгә эндәшә, кем белән сөйләшә?)

    – Әнисе белән.

    – Укучылар! Тукайның бу шигъри юллары сезгә « Кыйссаи Йосыф» әсәрендәге берәр эпизодны искә төшермиме?

    Укучы:

    –– Әйе, кыйссада гаҗәеп тәэсирле, күзләрдән яшләр агызырлык бер эпизод бар. Ул кол итеп сатылган Йосыфның әнисе кабере белән бәхилләшүе, вафат булган анасы белән елап сөйләшүе.

    Укытучы. Кол Гали кулланган строфа, рифмалашу төрләре татар сүз сәнгатенең популяр формаларына әверелде. Моның мисалларын фольклордан һәм язма әдәбияттән күпләп табарга булла. Мәсәлән:

    «Менә дуслар, мин сезләргә бер сүз сөйлим,«Йосыф-Йакуб китабы»ның көен көйлим,

    Ушбу милләт ертыгының җөен җөйлим,

    Җебем-кара, инәм каләм булсын. (Г. Тукай «Дусларга бер сүз»)



    «Йосыф-Йакуб китабы»ның көен көйлим,

    Ушбу милләт ертыгының җөен җөйлим,

    Җебем-кара, инәм каләм булсын. (Г. Тукай «Дусларга бер сүз»)

    «Кыйссаи Йосыф»та кулланылган күп кенә тел – сурәтләү чаралары Кол Галидән соң аеруча активлаштылар. Мәсәлән, кашны яңа ай, йөзне тулган ай белән чагыштыру, сүзле, иренннәрне бал – шикәр, тешләрне энҗе, бармакларны талчыбык белән тиңләү һ.б. сурәтләр әнә шундыйлардан.

    Кашлары – ай аның яңа туган,

    Йөзе – айның тулган көпшәләре.

    ( С. Рәмиев )

    (Экранга М. Җәлил портреты төшерелә)

    Укытучы. Бу кем портреты

    Бу кем портреты -Муса Җәлил

    Укытучы. Ә хәзер укучылар, париот шагыйрь Муса Җәлил иҗатын искә төшерәбез. «Ана бәйрәме» балладасы сезгә таныш.

    Ә хәзер укучылар, париот шагыйрь Муса Җәлил иҗатын искә төшерәбез. «Ана бәйрәме» балладасы сезгә таныш.Бу әсәрдә «Кыйссаи Йосыф» традицияләре юкмы икән.

    Өч баламны, очар кош итеп,Мин очырдым ерак далага,

    Әйтсәгезче, якын дус итеп,

    Кайгы белән сулган анага.

    Җил, уйнаклап, тәрәз төбендә



    Мин очырдым ерак далага,

    Әйтсәгезче, якын дус итеп,

    Кайгы белән сулган анага.

    Җил, уйнаклап, тәрәз төбендә

    Нидер әйткән төсле кыланды.

    –– Әйтче, җилкәй, йөргән юлыңда

    Очратмадыңмы минем улымны?

    Укытучы: – Укучылар! Бу өзектә бирелгән табигать образы сезгә «Кыйссаи Йосыф» тагы берәр мотивны искә төшермиме?

    – Укучылар! Бу өзектә бирелгән табигать образы сезгә «Кыйссаи Йосыф» тагы берәр мотивны искә төшермиме?– Җил образы. Җил хәбәр китерүче. Ягъкуб та җилгә мөрәҗәгать итә

    Акрын исче, сәбах җиле, бик ашыкма,

    Китерәсең Йосыфымның исен миңа.

    Дәва булчы йөрәгемнең ярасыны,–

    Син искәндә күңелем шат була имди.

    Укытучы: Анализлауны дәвам итәбез. Ә сез чагыштырыгыз, охшашлыкны табыгыз.

    Анализлауны дәвам итәбез. Ә сез чагыштырыгыз, охшашлыкны табыгыз.– Кайгы сиңа, ана, уртанчы

    Улың үлде сугыш кырында.

    Соңгы йөрәк тибеше тынганчы

    Алмаз кылычы булды кулында.

    Ауды ана таеп һушыннан,

    Парчаланган йөрәк түзмәде.

    Елый-елый улы сагышыннан

    Сукырайды аның күзләре.

    Укучылар. Йосыфын югалткач, Ягъкубның күп елаганга күзләре сукырая.

    Укытучы. ( Әсәрне дәвам итә)

    Никтер очмый күктә күгәрчен,

    Җил дә тынган, йоклый, күрәсең,

    Тик яңгыратып урман буйларын,

    Ишетелә быргы уйнавы...

    Күрмәсә дә, ана улкаен

    Күңеле белән сизеп таныды.

    – Балам! – диеп, елап, ул аның

    Күкрәгенә килеп сарылды...(улы әнисен тынычландыра)

    Калдырсам да күмеп еракта

    Абыйларның батыр гәүдәсен,

    Алып кайттым данлы байракта

    Каннарының алсу шәүләсен...

    Ана алды алсу байракны,

    Күзен сөртте – күзе ачылды:

    Каршысында тора гайрәтле,

    Киң күкрәкле батыр лачыны.



    Укучы. Ягъкуб та Йосыфның күлмәге белән күзен сөртә күзе ачыла.

    Укытучы:

    – Тагын бер мисал. Йосыф сабый чакта үк әнисез кала. Ягъкуб – аның өчен ата гына түгел, ана да. Шуңа күрә Йосыф һәрчак атасына хөрмәт, ихтирам белән карый, аңа тугрылыкны ул үзе өчен иң изге гамәлләрнең берсе дип саный. Атага тугрылык әсәрдә Туган җиргә, Туган илгә, Туган халкына да тугрылык булып аңлатыла. Ягъкубның, ахыр чиктә Йосыфның да Кәнган илендә күмелүе күп нәрсә хакында сөйли.

    Муса табутны Кәнганга алып килде,

    Аталары кабере кайдалыгын белде,

    Табутны шулар янына күмдерде, –

    Бүген дә халык анда барып йөрер имди.

    Димәк, Йосыф кебек асыл затлар онытылмый. Аларның кабере – халык өчен зыярат кылу урыны.

    Экранга А.С. Пушкин портреты төшерелә.

    Укытучы. Укучылар, А.С. Пушкин Коръәнне рус телендә укыган, шулай ук ул Кол Галинең «Кыиссаи Йосыф»әсәренең тәрҗемәсе белән дә танышкан. Бу әсәр рус шагыйренең иҗатына нык тәэсир иткән. Ягез, кабергә халык сукмагы өзелмәү хакында ул нинди шигъри юллар иҗат иткән?

    Укучы. Я памятьник себе воздвиг нерукотворный,

    Я памятьник себе воздвиг нерукотворный,К нему не зарастёт народная тропа.

    Кол Галидәге бу мотив Җәлилгәчә килеп җитә. Я, исегезгә төшерегез әле, М. Җәлилнең нинди шигъри юллары Кол Галинекенә аваздаш?

    Укучы. Эш күрсәткән ирне ил онытмас,

    Эш күрсәткән ирне ил онытмас,Каберенә эзне суытмас.

    Димәк М. Җәлил иҗатына да К. Гали поэмасының тәэсире зур булган.

    Укытучы. Укучылар! Хәзер якташыбыз, халык шагыйре Сибгат Хәким иҗатына мөрәҗәгать итәрбез.

    Укучылар! Хәзер якташыбыз, халык шагыйре Сибгат Хәким иҗатына мөрәҗәгать итәрбез. (Экранга С. Хәким портреты төшерелә)

    Тактага С. Хәкимнең «Әнкәй» шигыренә ясалган иллюстрация урнаштырыла. Ул балаларга бу шигырьне тизрәк искә төшерә.

    – Ягез, укчылар! Иллюстрация сезгә кайсы әсәрне искә төшерде?

    – «Әнкәй» шигырен.

    Укытучы. – Арада берәрегез шул шигырьне сөйләп күрсәтә алмасмы икән?

    – Арада берәрегез шул шигырьне сөйләп күрсәтә алмасмы икән?Ә калганнар бу шигырь мисалында К. Гали традицияләре хакында уйланыгыз.

    ( Бер укучы шигырьне сәнгатьле итеп сөйли )

    Әнкәй.

    Кая барсам, кайда йөрсәм дә мин,

    Күңелемә шулай тоела:

    Пар кулыңа пар чиләгең асып,

    Син чыгасың, әнкәй, коега.



    Су алганчы юлга бер карыйсың,

    Чиләкләрең тулгач, тагын бер.

    «Бала күңеле далада», – дип, бәлки

    Үпкәләп тә йөргән чагындыр.

    Изге теләк теләп үстердең син,

    Бассыннар дип тизрәк аякка.

    Шул сүзләрең синең искә төшә,

    Юнәлсәм дә менә кай якка.

    Кое янында син ишетерсең

    Миннән сиңа хәбәр килгәнен,

    Син һәр кемгә очрыйсыңдыр, әнкәй,

    Мөлдерәмә килеш чиләгең.

    Бер укучы.. «Әнкәй» шигырендә лирик герой әнисенең коега суга чыккан вакытын сурәтли. Кое татар халык авыз иҗатында да, язма әдәбиятта да еш искә алына. Кол Гали «Кыйссаи Йосыф» әсәрендә коены тасвирлауга бер бүлек багышлый. Гадәт-йолаларыбызга да кое бәйләнгән.

    С. Хәким бу шигырен укыганда Кол Гали сурәтләгән ана күз алдына килә. Коллыктан котылып кайтучы Бәшир дә картаеп беткән әнисе белән су янында очраша.

    Кое яны, гадәттә, кешесез тормый. Аннан күрше-тирә су ала, юлаучылар да аның янына туктамый узмыйлар. Шунда төрле хәбәрләр дә ишетергә мөмкин. Менә ни өчен анага баласы турындагы хәбәрнең кое янында ирешүе бик ихтимал. Шагыйрь моны бик уңышлы әйтеп биргән.

    (Экранга «Гаилә елы» эмблемасы төшерелә)





    Укытучы.

    –Укучылар, быел безнең илебездә «Гаилә елы» дип игълан ителде. Гаилә ул – җәмгыятьнең кирәкле бер ячейкасы. Гаиләләр ныклы булганда гына дәүләтебез дә көчле булачак.

    Борынгы әдәбияттан башлап күп гасырлар буена мәхәббәт, гаилә темасына әдәби әсәрләр иҗат ителгән.

    Бүгенге әдәбиятта да гаилә проблемасы – иң актуаль проблема булып тора.

    Бераз күңелсезрәк статистик мәгълүмат. Яңа өйләнешүчеләрнең 40% бер ел эчендә аерылыша икән. Ә 10 ел бергә яшәгән парларның – ике гаиләнең берсе таркала. Дөрестән дә уйланырлык хәлләр.

    Ягез әле, Кол Гали кыйссасында сурәтләгән гаилә мәсьәләсенә тукталыйк.

    Ни өчен соң пәйгамбәр дәрәҗәсенә ия булган Ягъкуб кайгы-газапларга дучар була? Бу сорауга әсәрдә берничә төрле җавап табарга мөмкин. Ягъкубның 12 улы бар. Йосыф белән Ибне-Йәминнең әниләре бер (Рәхилә), ә калган балаларыныкы – башка. Ана төрлелеге үзе үк туганнар арасында каршылыклар тууга җирлек бирә.

    Ягъкуб Йосыфны гадәттән тыш нык ярата, хәтта илаһилаштыру дәрәҗәсенә барып җитә. Атаның бер баласына гына мондый игътибары, әлбәттә башка улларында көнчелек хисе тудыра.

    Ягъкубның, яраткан улыннан аерылып, 70 ел буе аһ-зар белән яшәвендә тагын бер җитди сәбәп бар.

    Әнисе Рәхилә үлгәч, Йосыф сабый килеш ятим кала. Аны карар өчен Ягъкуб бер кол хатынны үзенә хезмәтче итеп ала. Бу хатынның яшь баласы була. Ягъкуб аны кол итеп сатып җибәрә. Сабыеннан аерылган хезмәтче хатын аһ-зар кыла. Ходай тәгалә йөзеннән халикъ аңа «Аны да сөекле баласыннан аерырмын, нәкъ 70 ел елатырмын. Әүвәл сине улың белән күрештерермен, соңрак аны Йосыфы белән кавыштырырмын», – ди.

    Димәк, кеше кем генә булмасын үз гамәле өчен үзе җавап бирә. Яхшылыкка-яхшылык, яманлыкка - яманлык рәвешендә иртәме-соңмы, барыбер кабат үзеңә кайта.

    Шунысы мөһим, Йосыф бары Зөләйха белән бергә гомер кичерә. Аның 12 баласы бар. Әмма аларның ата-аналары бер. Автор фикеренчә, бәхетле тормышның нигезендә – бердәмлек, таулык, кешелекле мөнәсәбәтләр. Йосыф Зөләйха белән гаилә корып балалар үстерә, туганнары белән уртак тел таба, әтисе белән кавыша, илдә гадел тәртипләр урнаштыра. Әсәрнең ахыры каһарманнарның үлеме белән тәмамланса да, оптимистик, тормышчан рухлы. Йосыфның үлеме табигый күренеш буларак кабул ителә. Чөнки бу каһарман гомерен намус белән, кешеләргә файдалы игелекле итеп үткәргән. Шуңа күрә ул халык хәтерендә мәңгегә уелган.

    (Экранга Нурихан Фәттах портреты төшерелә)

    –Укучылар! Татар халык язучысы, Г. Тукай премиясе лауреаты Нурихан Фәттах сезгә кайсы әсәрләре белән таныш?

    Укучылар. «Итил суы ака торур», «Сызгыра торган уклар»... Тарихи романнар авторы.

    Укытучы. Әйе,укучылар. Нурихан Фәттах тарихи әсәрләр авторы буларак танылды. Ул 1972нче елда өч пәрдәлек «Кол Гали» пьессасын иҗат итте һәм бу трагедия Татар дәүләт Академия театрында зур уңыш белән барды. Пьесада Кол Гали (ул Болгар ханының улы дип тәкъдим ителә) шагыйрь дә, үз иленең, болгар-кыпчакларының иминлеген саклаучы көрәшче итеп тә бирелгән. Ул намуслы, туры сүзле шәхес Кол Гали, нәкъ Йосыф кебек, теләсә нинди шартларда да атасына тугрыклылыгын саклый. Агасы Хаҗи бәкнең мәкер-гайбәте аңа Йосыф агаларының яратмаган эш-гамәлләрен хәтерләтә. Йосыф-Зөләйха мәххәббәтенә ул үзенең шәхси сөю хисләрен дә күчерә.

    «Кол Гали» трагедиясе Болгар иленең һәлакәте белән төгәлләнә. Һәр җирдә хәрабәләр, мәетләр. Әмма шагыйрьне өзелеп сөйгән чәчәк исемле кыз исән. Аның кулында мәшһүр кыйсса. Китапны актарып кыз болай ди: «Бөек кыйсса, мәңгелек истәлек. Мин саклармын, Гали, синең китабыңны. Мин өйрәнермен, мин укырмын, Кол Гали, синең Йосыф атлы батыр ир белән Зөләйха атлы гүзәл кыз турында тиңсез җыруыңны!» Шул сүзләрдән соң пәрдә төшә. Әсәр халык рухына Кол Галине җанландырып күрсәтте. «Йосыф-Зөләйха» кыйссасының авторы турында уйланырга, аны онытмаслык итеп хәтеренә сеңдерергә ярдәм итте.

    (Экранга Ренат Харис портреты төшерелә)

    Укытучы.. Укучылар! Татарстанның халык шагыйре, Тукай бүләге лауреаты Ренат Харис иҗатында да Кол Гали традицияләре зур чагылыш тапкан. «Кыйссаи Йосыф» поэмасына нигезләнеп ул опера әсәре өчен либретто язды. Ренат Харисның бу әсәре Казан, Мәскәү сәхнәләрендә дә зур уңыш белән барды.

    (Экранга Шәүкәт Галлиев портреты чыга)

    Укытучы. Мин сезгә шагыйрьнең «Кол Гали» шигыреннән бер куплетын гына искә төшереп үтәсем килә. Ә аңа никадәр мәгънә салынган.

    Сигез гасыр синең җырларыңны

    Яраткан да халкым, ятлаган.

    Шуннан бирле аны онытмаган,

    Хәтерендә көйләп саклаган.

    (Экранга Кол Гали һәйкәле төшерелә)

    Укытучы. 2005нче елның 26нчы августында Кабан күле буенда «Казанның меңьеллыгы паркы ачылды. Анда «Кыйссаи Йосыф» әсәрен иҗат иткән олуг шагыйрь Кол Галигә һәйкәл куелды. «Кыйссаи Йосыф» поэмасы бүгенге әдәбият программаларына, дәресләренә дә кертелгән. Ул татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән чыгарылыш имтиханнары темаларының берсе булып тора.

    Укытучы. «Татарстан яшьләре» газетасында басылган Эльза Хамматова- ның «Мәхәббәткә чикләр юк» мәкаләсенең башы белән генә таныштыра. Анда Казанда яшьләр театрында К. Гали әсәре нигезендә куелган «Йосыф-Зөләйха» спектакле турында сүз бара. (Сәхнәгә куючы Ренат Әюпов. Йосыф ролендә Илнар Низамиев.) Икенче газета «Юлдаш». «Китап киштәгезгә» дигән язма. «Райнур» нәшриятында басылган яңа, тулыландырылган басманың сатуга чыгуын хәбәр итә.

    Кол Гали моннан сигез гасыр элек яшәп, якты дөньядан киткән. Әмма аның хис-фикерләргә бай әсәре үлмәгән. Ул халкыбыз белән бергә яшәгән, яши һәм яшәячәк. Бу шагыйрь өчен иң зур бәхет. ЮНЕСКО (Берләшкән милләтләр оешмасының фән, мәгариф һәм мәдәният бүлеге) карары белән 1983нче елда Кол Галинең тууына 800, әсәре язылуга 750 ел тулу дөнья күләмендә билгеләп үтелде. Бу да – «Кыйссаи Йосыф»ның кешелек хәзинәседә тоткан урыны, аның үлемсезлеген күрсәтүче мөһим дәлил. Кол Гали – әдипләребезнең олуг остазы, укучыларыбызның мөхтәрәм шагыйре.

    Экранда: уртада Кол Гали портреты, ә аның тирәли язучы һәм шагыйрьләр

    (Г. Тукай, С.Рәмиев, Һ. Такташ, М. Җәлил, С. Хәким, Ш.Галиев, Н.Фәттах, Р.Харис) портретлары уратып ала.

    Дәрескә йомгак ясала, билгеләр куела. Иң актив катнашкан укучыларга «Кыйссаи Йосыф» китабы бүләк итеп бирелә.

    :
    2006
    " -2006"
    1 " -2007"


    © , :
    © , - WebMar.ru
    .