function view_name($link) { require ("connect.php"); $query = "SELECT name FROM `menu1` WHERE id='$link' limit 1"; $result = mysql_query($query); $row = mysql_fetch_array($result); $name = $row["name"]; echo $name; } function view_name_test($link) { require ("connect.php"); $query = "SELECT name FROM `menu_test` WHERE id='$link' limit 1"; $result = mysql_query($query); $row = mysql_fetch_array($result); $name = $row["name"]; echo $name; } function view_name_test2($link) { require ("connect.php"); $query = "SELECT name FROM `test` WHERE id='$link' limit 1"; $result = mysql_query($query); $row = mysql_fetch_array($result); $name = $row["name"]; echo $name; } function colvo_test($link) { require ("connect.php"); $query = "SELECT sum FROM `test` WHERE id='$link' limit 1"; $result = mysql_query($query); $row = mysql_fetch_array($result); $sum = $row["sum"]; return $sum; } function colvo_book($link) { require ("connect.php"); $query = "SELECT id FROM `info` WHERE parent_menu='$link'"; $result = mysql_query($query); $n=mysql_numrows($result); echo $n; } function img_resize($src, $dest, $width, $height, $rgb=0xFFFFFF, $quality=75) { if (!file_exists($src)) return false; $size = getimagesize($src); if ($size === false) return false; $format = strtolower(substr($size['mime'], strpos($size['mime'], '/')+1)); $icfunc = "imagecreatefrom" . $format; if (!function_exists($icfunc)) return false; $isrc = $icfunc($src); $idest = imagecreatetruecolor($width, $height); imagecopyresampled($idest, $isrc, 0, 0, 0, 0, ImageSX($idest), ImageSY($idest), ImageSX($isrc), ImageSY($isrc)); imagejpeg($idest, $dest, $quality); imagedestroy($isrc); imagedestroy($idest); return true; } function menu_obraz_res($id) { $query = "SELECT cleft, cright FROM `adv_catalogue` WHERE id='$id' limit 1"; $result = mysql_query($query); $row = mysql_fetch_array($result); $cleft = $row["cleft"]; $cright = $row["cright"]; $query = "SELECT cleft FROM `adv_catalogue` WHERE cleft>'$cleft' AND cleft<'$cright'"; $result = mysql_query($query); $row = mysql_fetch_array($result); $cleft = $row["cleft"]; echo $name; } function encode($in_str, $charset) { $out_str = $in_str; if ($out_str && $charset) { // define start delimimter, end delimiter and spacer $end = "?="; $start = "=?" . $charset . "?B?"; $spacer = $end . "\r\n " . $start; // determine length of encoded text within chunks // and ensure length is even $length = 90- strlen($start) - strlen($end); $length = floor($length/2) * 2; // encode the string and split it into chunks // with spacers after each chunk $out_str = base64_encode($out_str); $out_str = chunk_split($out_str, $length, $spacer); // remove trailing spacer and // add start and end delimiters $spacer = preg_quote($spacer); $out_str = preg_replace("/" . $spacer . "$/", "", $out_str); $out_str = $start . $out_str . $end; } return $out_str; } function strings_isemail($string) { return preg_match('%[-\\.\\w]+@[-\\w]+(?:\\.[-\\w]+)+%', $string); } function strings_clear($string) { $string = trim($string); $string = stripslashes($string); return htmlspecialchars($string, ENT_QUOTES); } function strings_stripstring($text, $wrap, $length) { $text = preg_replace('%(\\S{'.$wrap.'})%', '\\\\1 ', $text); return substr($text, 0, $length); } function sovp($num) { switch($num%10) { case "1": echo""; break; case "2": echo""; break; case "3": echo""; break; case "4": echo""; break; default: echo""; break; } } ?> if (isset($_POST['auth_name'])) { $name=mysql_real_escape_string($_POST['auth_name']); $pass=mysql_real_escape_string($_POST['auth_pass']); $query = "SELECT name FROM user WHERE log='$name' AND pass='$pass'"; $res = mysql_query($query) or trigger_error(mysql_error().$query); if ($row = mysql_fetch_assoc($res)) { session_start(); $_SESSION['user_id'] = $row['id']; $_SESSION['ip'] = $_SERVER['REMOTE_ADDR']; $_SESSION['name'] = $row['name']; } header("Location: http://".$_SERVER['HTTP_HOST'].$_SERVER['REQUEST_URI']."?link=$_POST[l]&type=$_POST[t]"); exit; } if (isset($_GET['action']) AND $_GET['action']=="logout") { session_start(); session_destroy(); header("Location: http://".$_SERVER['HTTP_HOST']."/"); exit; } if (isset($_REQUEST[session_name()])) session_start(); ?>
|
||||||||||||
: , 3 2024
|
Урок "Анализ рассказа Г. Ибрагимова “Көтүчеләр” ("Пастухи")
Максат: Кыска чәчмә әсәрләргә анализ ясарга өйрәнү. Әсәрне вакыйгаларга бүлү. Вакыйгалар арасындагы бәйләнешне табу. Хикәянең темасын, идеясен, проблемасын табу. Анализ тәртибенең схемасын истә калдыру.
5. Өй эше бирү. 6. Йомгаклау. Дәрес барышы: 1. Оештыру. Уңай психологик халәт булдыру. - Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек? Дәресебезне башлыйбыз. 2. Актуальләштерү. Бүгенге дәрестә без сезнең белән Галимҗан Ибраһимовның “Көтүчеләр” хикәясенә анализ ясарбыз. Анализ ясар өчен без үзебезнең чәчмә әсәргә анализ ясау схемаларын алыйк. (анализ тәртибен алалар) Әйдәгез әле, укучылар, Г.Ибраһимовның башка хикәяләрен дә искә төшереп китик. Аның өчен экранга карыйк.( Мультимедиа җайланмасы) Әлеге рәсемнәр буенча нинди хикәяләре исегезгә төште. (“Алмачуар”, “Диңгездә”, “Яз башы”, “Көтүчеләр”) Хикәягә анализ ясау схемасын искә төшерү. (1 укучы) 3. Укытучының кереш сүзе.
- хикәянең идеясе, яки автор безгә нәрсә әйтергә тели? Укытучы: ”Көтүчеләр”дә автор бәхетне көтеп ятмыйлар, бәхет кешенең үз кулында дигән фикер әйтә. Үз эченә йомылган, үзе өчен генә яшәүче типлар әдипне, күрәсең, аеруча борчыган. Улы Вахит – аның капма каршысы. Авторның әйтергә теләгән фикере дә байтак дәрәҗәдә әлеге образ белән бәйләнгән. Авылдашлары тарафыннан “ярлы тәкәббер” кушаматы тагылган Вахит бәхет, рухи азатлыкка омтылучы, тормышның, авылдашларының гаделсезлеге һәм мәрхәмәтсезлегенә каршы баш күтәрүче романтик герой буларак ачыла. Матурлыкка омтылучы Вахит ямьсез чынбарлыкка каршы куела. Герой үзенең тормышыннан риза түгел. Укучыларда исә Вахит образы тискәре уйлар да тудыра. Атасы тарафыннан каргалган, милләтеннән ваз кичкән, инсафсыз Вахитның кыйбласы билгесез. Аның саташулы җанына Христос (Гайсә) белән басмадагы рус карты ясалган рәсем-картина, һаман карый торгач, юанычы һәм таянычы булып әверелә. Хикәядәге көткән яктылык шуннан гыйбарәт. Һичшиксез, яшәү нинди хәлләрдә дә кызыклы вә газиз. Хикәянең исеменә аерым дикъкать итеп китик әле. Беренче исем – туры мәгънә, ягъни Әптерәш карт һәм Вахит – авыл көтүчеләре. Икенче мәгънә - бәхетле, якты һәм матур тормыш көтүчеләр. Рәсәй шартларында бу елларда меңнәрнең, миллионнарның уртак фаҗигасе шул була. Бәхетне көтеп-көтеп тә, хайваннар абзарында җан биргән көтүче Әптерәшнең фаҗигасе аяныч. Сюжет- композициясе: а ) экспозиция (хикәя лирик геройның “Мин түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдем” сүзләре белән башланып китә. Әтисенең көтүче булуы, тирмәндә яшәүләре, әтисе көн буе көтүдә булганлыктан, ялгыз үсүе, һ.б.) б) төенләнеш (“Төшләрем өнгә охшый,өнемдә булганнарны төштән аера алмыйм” сүзләре, көзен аларның тирмәненә атасына ияреп бик матур кыз килә, шул көннән соң авыл аның күңелен тарта башлый... ) в ) вакыйгалар үстерелеше (яшеннән ут чыгып тирмәннәре янып бетә, алар авылга күченәләр, Вахит та көтү көтәрлек була, шулай бер көе генә яшәп ятканда, әтисе каты авырый башлый, көтү Вахитның үзенә генә кала. Көннәрдән беркөнне әтисе бик авыраеп китә, Вахит исә көтүгә чыкмый. Икенче көнне дә... Авыл халкының ачуы килә. Сафи карт кереп ачуланып чыгып китә. Әмма “ярлы тәкәббер”гә бу сүзләр ошамый. Бар көче белән ишекне шакылдатып ябып чыгып югала. Өенә кире кайтканда инде әтисе булмый. Гайни карчыкның атаңны илгә чиратка салдык дигән сүзләреннән соң, хурланып, чыгып йөгерә...) г ) кульминация (биек таудан суга сикерү, үлеп котылырга теләү) д ) чишелеш (хастаханәдә ятканда әтисен искә төшерә, Сара исемле бер марҗа белән таныша, терелеп чыгуга Сара аны үзенә алып кайта, тәрбияли, укыта башлый. Ә беркөнне алар шәһәрдәге зур бер сарайга баралар. Залның диварлары сурәтләр белән тулы. “Һушны алырлык сурәтләр”...) е ) төгәлләнү (Сара белән яши башлыйлар, балалары була, әткәенең үле хәбәре...) Образларга характеристика (Дәреслектәге өзектә әнисе турындагы өлеш төшереп калдырылган. Шул урынны электрон китапханәдән табып укыйлар http://kItaphane. ru/tatar/ji_tat.)
1. Авылдагы балчык өй күренеше. “Бу – билгеле, бер сажень кадәр читәннән ясалып, эче-тышы кызыл балчык белән сыланган, җир идәнле, ябылса ачылмый, ачылса ябылмый карыша торган авыр ишекле, карындык тәрәзәле, түбә-кыексыз бер өй иде”. 2. Балчык өйдәге тормыш. “...миңа мич башына, үзенә сәке почмагына саламнар түшәп, ятарга урын ясады да, без шунда тора башладык. Бу өйгә самовар кергәнен дә хәтерләмим, шәм, лампа яндырылганы да исемдә юк, итле аш буы белән парлангандыр дип тә белмим”. Символлар Чыбыркы - көтүченең төп эш коралы. “Мин дә чыбыркы өстерәп, сыер артыннан йөгерерлек яшькә җиттем. ...Кулда зур елан шикелле бөтәрләнеп торган озын чыбыркы; уңай урынын туры китереп, аны урап-урап бөтен яланны яңгыратырлык бер шартлатсаң, көтүдән читкәрәк чыгып барган усал сыерларның арка тиреләрен ярып алырлык бер төшерсәң, үзеңнең булдыклылыгыңа горурланып ук китәсең.” “Туклауга төшүгә, әти белән теге югары оч көтүчесе Камали карт безнең сыер койрыгыннан йолкып алып биргән кылларыбыз белән чыбыркы очын төзәтәләр ”. “...Шул йомшаруның башлануына бер ай дигәндә, картның, чыбыркы тотып, сыер артыннан йөрерлек чамасы бөтенләй бетте”. Тегермән - тормыш барышына ишарә. “Хәят миңа башта шул тирмән булып күренде. Су чылтырап ага... урман шаулый... тирмән көн әйләнә, төн әйләнә. Мин гүя аның шул әйләнүенә сихерләнеп, гомернең кая барганын, уйнауның, балалыкның ни икәнен белми яшим. Төшләрем өнгә охшый.Өнемдә булганнарны төштән аера алмыйм”. Ак баганалы зур сарай – музейдагы ике рәсем. “...бер карт, бер култыгына берничә агач кыстырып, тар гына басмадан су аша чыгып бара. Башы ялангач, аягында чабата, үзе күлмәкчән генә..” Гайсә пәйгамбәр сурәте: “Олы диңгез, шуның уң ягыннан зур таулар күккә күтәрелеп киткән; тын, рәхәт бер төн...Шулвакыт хәзрәте Гайсә, таякка таянып, тау эченнән килеп чыга да, зур бер ташка утырып, айга карап уйга бата... Йөзе артык җитди, күзләре тирән уй белән каядыр юнәлгәннәр...” Хикәянең теле
“Мин түбәннән – тормышның төбеннән күтәрелдем”. “Шулар эчендә гомерем ага”. “Ләкин аңа бару белән дәртем сүнә иде”. - хикәядә сыйфат һәм исем сүз төркемнәре күбрәк бирелгән. - язылу ысулы - хикәяләү, бәйнә-бәйнә сөйли. 4. Укучыларның чыгышларын бәяләү. 5. Өй эше бирү. 1нче төркемгә - “Нәрсә ул бәхет?” дигән темага кечкенә хикәя язарга. 2нче төркемгә - Вахит холкына бәя бирергә. 6. Йомгаклау. Вахит кебек үз гаебен башкаларга аударып йөрүчеләр аз түгел. Бу образ шундый кешеләрне фаш итә. Миндә дә шундый сыйфатлар юкмы, дип уйландыра. Кешеләргә үз-үзен тәрбияләргә ярдәм итә. Берәү башкалардан гаеп эзли башлады исә, хәтеренә Вахитны китерә ала һәм начар гадәтен кабатламый. Характеры күп кешеләрдә кабатлана торган образга тип диләр. Хикәянең проблемасына кабат кайтыйк. Ул революциягә кадәр үк язылган булса да, кешеләрне бәхетле итү проблемасы бүген дә яши. Язучылар бу проблеманы төрлечә чишергә тырышканнар. Хикәядә Вахитның галимнәргә мөрәҗәгать итүе дә юкка түгел бит. Кешене бәхетле итү юлларын беренче чиратта галимнәр эзләгәннәр. Галимҗан Ибраһимов та әсәрләренең барысында да диярлек шул проблеманы күтәрә: кешеләрне ничек бәхетле итәргә? “Көтүчеләр”хикәясендә шуның бер чишелешен бирә. Әмма ул чишелешне үзе әйтми. Язучы фикеренчә, бәхет Вахитның үз кулында. Ул әтисен бәхетле үк итә алмаса да, аңа ярдәм итә алган булыр иде. Ләкин Вахитны фәкать үз мәнфәгате генә кызыксындыра. Нәтиҗәдә, әтисе, улыннан баш тартып, аңа рәнҗеп үлә. Бүтәннәр бәхетсезлегенә корылган бәхет бервакытта да бәхет була алмый.
|
:
" -2006" 1 " -2007"
-2010
-2010 V - () 90- : : : . : : , : 2010 - - - - (16 - 17 2010 .) - (25 - 26 2010 .) - (2 - 3 2010 .) - (4 - 5 2010 .) " . " " . " 2007/2008 2008/2009 2009/2010 III - 2009 IV - IV - " " . Intel " " " Intel" |
|